Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда мәгариф хезмәткәрләре профсоюз ошмаларының төбәк семинары узды

Хокукый культура елы кысаларында бүген Азнакайда 8 район катнашында мәгариф хезмәткәрләре профсоюз ошмаларының төбәк семинары узды. Анда Республика профсоюз комитеты рәисе Юрий Прохоров, баш белгечләр Гөлсинә Гафарова, Диләрә Бургуева катнашты һәм белем бирү учреждениеләрендә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның хокукый нигезләре турында чыгыш ясадылар. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов,...

Хокукый культура елы кысаларында бүген Азнакайда 8 район катнашында мәгариф хезмәткәрләре профсоюз ошмаларының төбәк семинары узды.

Анда Республика профсоюз комитеты рәисе Юрий Прохоров, баш белгечләр Гөлсинә Гафарова, Диләрә Бургуева катнашты һәм белем бирү учреждениеләрендә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның хокукый нигезләре турында чыгыш ясадылар.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова сәламләде.

Юрий Прохоров Азнакай мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы эшен югары бәяләде, мәгариф тармагына булган игътибар һәм һәрдаим ярдәм өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Соңыннан ул залдагыларның сорауларына җавап бирде, яхшы күрсәткечләргә ирешкән профсоюз активистларын бүләкләде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мәгариф хезмәткәрләре профсоюз ошмаларының төбәк семинары узды