Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Марсель Галиев укулары зур бәйрәмгә әверелде

Азнакай гимназиясендә менә икенче елын якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марсель Галиев иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

Быел ул әдипнең 75 яшьлек юбилеена да туры килде.

Конференцияне йомгаклау тантанасында иҗатташ дуслары Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин белән Марсель Галиев үзе дә катнашты.

Чараны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин күренекле якташыбызга изге теләкләрен җиткерде.

– Үзегезнең кабатланмас иҗатыгыз белән Азнакайны, аның Чатыр тавын дөньяга таныттыгыз. Сез районыбызның гына түгел, бөтен татар халкының горурлыгы, – диде ул һәм Марсель Галиевкә “Азнакай районының мактаулы гражданины” дигән дәрәҗәле исем тапшырды.

Шулай ук районыбызның “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Миңнеханова, район хакимиятенең элекке аппарат җитәкчесе Зинфира Мөхәммәдьярова, Балтач авылы җирлеге башлыгы Ленар Хәбипов та тәбрикләп, әдип белән бәйле кызыклы мизгелләргә тукталдылар.

Зур бәйрәмгә әверелгән кичә җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.

Әлбәттә, конференциянең төп өлеше – җиңүчеләрне бүләкләү булды. Берничә этаптан торган һәм онлайн үткәрелгән бәйгедә республика мәктәпләреннән 35 укытучы, 89 укучы катнашкан. Алар язучының шигырьләрен яттан укыганнар, иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре башкарганнар, мастер-класслар күрсәткәннәр.

– Бу чараны оештырган район җитәкчеләренә, мәгариф идарәсенә, гимназия коллективына, әсәрләрем өстендә хезмәт куйган укучыларга, укытучыларга олы рәхмәтемне белдерәм. Әлеге эшләр белән танышып, киләчәктә аларны кулланырмын дип уйлыйм. Юбилей килә дә китә, ә менә туган якка ашкынуым, яратуым гомерлек, – диде Марсель Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев