Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Марсель Галиев укулары кысаларында шигырь бәйгесе узды

Азнакай гимназиясендә якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марсель Галиев иҗатына багышланган Республика педагогик укулары кысаларында шигъри бәйге узды.

Жюри тарафыннан Казан шәһәре һәм республика районнары мәктәпләреннән килгән 50 дән артык видеоязма карап бәяләнде. Эшләрнең бары 11 е генә читтән, калганнары Азнакай районыннан иде. Укучылар Марсель Галиевның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр.

Җиңүчеләр 22 октябрьдә традиция буенча гимназиядә үтәчәк укучылар һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясендә бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев