Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда «Кояшкай» балалар сәламәтләндерү лагере ачылды

9 июнь көнне «Кояшкай» лагеренда ял сезонын ачу тантанасы булды.

Азнакай районының «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеренда тормыш кайный. 80гә якын бала беренче сменага ял итәргә килде.

Лагер сезонын ачу тантанасында "Азнакай" санаториясе җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшин да катнашты, ул барлык балаларны күңелле җәй, лагерь сменасы башлану белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Беренче смена пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган һәм “Элек үткәнгә" шигаре астында уза.

Лагер җитәкчелеге балаларның җәйге яллары файдалы һәм онытылмаслык булсын өчен барысын да эшләячәкләрен дә ассызыкладылар.

- Биредә балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Балаларның ялын оештырганда аларның куркынычсызлыгына, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Лагерьда тәрбияләнүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп буш вакытларын да үткәрә алачаклар, – ди лагерь директоры Гүзәлия Гәрәева.

Миңа лагерьда бик ошый. Дуслар белән җырлыйбыз, биибез, уйныйбыз һәм ял итәбез. Һәрвакыт викторина һәм конкурсларда катнашып, төрле файдалы бүләкләр дә отам, – ди лагерьда тәрбияләнүче Динислам Усманов үзенең кичерешләре белән уртаклашып.

Искәртеп китик, «Кояшкай»да дүрт смена оештырылачак, биредә районнан 300гә якын бала ял итүе күздә тотылачак.

Җәй әле башланды гына, алда балаларны тагын бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә! Балаларга күңелле җәйге яллар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев