Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда хәрби җыр һәм саф бәйгесе узды: кемнәр җиңү яулады? - ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ВИДЕО

Җиңү бәйрәме алдыннан шәһәребез мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында педагог Сергей Махонин истәлегенә сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгесе уздыру күркәм традициягә әверелде.

Тантаналы марш белән атлау, хәрби комиссарга рапорт бирү, командаларны төгәл үтәү – Татарстан мәйданында быел да 10 мәктәп командасы оешканлыкта, бердәмлектә һәм вокал буенча осталыкларын күрсәттеләр. Һәр мәктәпнең үз формасы булу чарага тагын да тантаналы төсмер өстәде.

– Тиздән Җиңү бәйрәме җитә. Без бүген тыныч тормышта яшибез һәм моның өчен әби-бабаларыбызга рәхмәтлебез. Илебез армиясенең үткәне данлы һәм киләчәге дә шундый булыр дип ышанабыз. Сез – булачак Ватан сакчылары, – дип смотрда катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин командаларны әзерләгән тормыш иминлеге нигезләре дәресен укытучыларга рәхмәтен җиткерде.

Күчмә кубокны унберенче ел рәттән Азнакай 2 нче урта мәктәбе командасы яулады. Быел 7 нче мәктәп командасы да беренче урынга лаек булды.

Смотрда икенче урынга – 3 нче мәктәп, өченче урынга 5 нче һәм гимназия лаек булды. Шулай ук иң яхшы командирларны да билгеләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

– Әлеге чара яшь буында патриотизм, коллективизм тәрбияләүгә, хәрби алымнарны өйрәтүгә юнәлдерелгән. Елдан-ел укучыларның әзерлек дәрәҗәсе арта, – диде Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев