Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан яңа проект старт алды (ФОТО+ВИДЕО)

Бүген районыбызда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Сугыш хатын-кызлар өчен түгел» («У войны не женское лицо») дигән проект старт алды.

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә үткән ачык дәрестә район Советы депутаты, проектны тәкъдим иткән Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кызлар берләшмәсе әгъзасы Фәния Галиева катнашты.

– Проект ел дәвамында берничә этапта тормышка ашырылачак. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган хатын-кызларның батырлыгын, сугыш чоры балаларының ачы язмышын буыннан-буынга тапшыру, алар турында кайгыртучанлык күрсәтү, – диде ул.

Ир-егетләр белән бергә илебез азатлыгын якларга гүзәл затлар да күтәрелгән. Бөек Ватан сугышына районыбыздан 319 хатын-кыз киткән. Аларның 11 е яуда һәлак булган, 308 әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә исән-сау 22 сугыш ветераны арасында 3 хатын-кыз: Гыйльминур Җәләева, Мария Рыбалко, Хөмәйрә Мостафина да бар.

Ачык дәрестә укучылар үзләренең әби-бабалары турында сөйләделәр, сугыш чорында хатын-кызларның роле турында сорауларга җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев