Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда фәнни-гамәли конфереция сугыш батырларына багышланды

Анда сигез районнан 39 укучы һәм 17 укытучы үз проектларын якладылар.

Бүген Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Фәнис Гыйльфанов исемендәге фәнни-гамәли конференция узды.

Анда Азнакай, Мөслим, Сарман, Әлмәт, Баулы, Минзәлә, Биектау һәм Буа районнарыннан укучылар һәм педагоглар катнашты.

– Районыбызда әлеге конференция беренче тапкыр үткәрелә. Ул Бөек Ватан, Әфган сугышыларында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә батырларча һәлак булган якташларыбызга багышлана. Без батырлар данын буыннан-буынга тапшырырга бурычлы, – диде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев чараны ачып.

Конференциягә Фәнис Гыйльфанов исеме бирелүе юкка түгел. Әфган сугышы батыры Азнакайның 2 нче мәктәбендә белем алган. Биредә аны беләләр, аның белән горурланалар. Алып баручылар  Фәнис Гыйльфановның биографиясе белән таныштырдылар.

Иҗади чыгышлардан соң, конференциядә катнашучылар  төрле юнәлешләр буенча кабинетларга таралыштылар. Сигез районнан 39 укучы һәм 17 укытучы үз проектларын якладылар.

Жюри нәтиҗәләр ясаган арада, кунаклар шәһәребезнең Геройлар аллеясы, мәктәпнең Юнармия бүлмәсе, музее, рәсем күргәзмәсе белән таныштылар.

Җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев