Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда беренче портфельләр тапшырылды

Менә ул күптән көткән бәхетле көн!

Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында районыбызда беренче сыйныфка баручы 200 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

2007 елдан республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелеп килә. Игелек чарасының максаты – матди кыенлыклар кичергән гаиләләрдәге балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү.

Бәйрәм шәһәрнең иң күркәм җирләренең берсендә – Татарстан мәйданында булды. Тантаналы чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин балаларны тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басулары белән тәбрикләде.

– Күркәм традиция буенча, предприятие-оешма җитәкчеләре, депутатлар бу акциядә һәр елны актив катнашалар. Азнакай елдан-ел үсә, балалар, яшьләр өчен бик күп социаль объектлар калка. Без әти-әниләр белән бергәләп балаларга бөтен шартларны тудырырга тиеш. Балалар бәхетле булсын. Ә сезгә, мәктәпгә җыенган беренчеләребез, әти-әниләрне, укытучыларны тыңлап, яхшы укуыгызны, уңышлар белән сөендереп торуыгызны телибез, – диде җитәкче һәм мәктәпкә әзерләүдә булдыра алганча ярдәм күрсәткән һәр кешегә чиксез рәхмәтен белдерде.

“Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев балаларга, алар белән бергә “укырга керүче” ата-аналарга, укытучыларга да уңышлар теләде. Ул нефтьчеләрнең ел да әлеге акциягә кушылып, беренче сыйныфка барган баручыларга бүләк ясавын әйтте.

  • Тиздән яңа уку елы башлана – мәктәпләр аңа әзер. Бу уку елында беренче сыйныфка 700 дән артык бала барачак. Акция кысаларында аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган, имин булмаган, инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләр игътибар үзәгенә алына, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Чарада катнашкан әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре дә бәйрәмнән күтәренке кәеф алып кайтып киттеләр.

– Безнең кебек күпбалалы гаиләләр өчен бу зур ярдәм. Рәхмәттән башка сүзебез юк. Бик дулкынландыра торган чара. Аз гына игътибардан да кешенең күңеле була, – ди беренче сыйныфка баручы Радельның әнисе Гүзәл Нигъмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев