Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Белем көне чәчәкләргә мул булды

Бүген районыбыз мәктәпләрендә Белем көне узды.

Яңа уку елы башланганны белдереп, беренче кыңгырау чыңлады. 23 мәктәптә барлыгы 7019 бала белем алачак. Ә 799 бала беренче сыйныфка бара.

Азнакай 1 нче урта мәктәбендә беренче сыйныфка 81 бала килгән. Биредә спорт сыйныфы да ачылган.

Укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең бәйрәм шатлыгын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да уртаклашты.

“Тырышып укыгыз, илебезнең, туган ягыбызның патриотлары булып үсегез!”, - дип укучыларга Белем иленә хәерле юл теләде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белдергәнчә, быел Азнакай 1 нче урта мәктәбендә технологик сыйныф ачылган һәм бу сыйныфка 15 компьютер алынган. Шулай ук 7 мәктәптә табигый-фәнни класслар эшләячәк. Федераль программа буенча аларда “Үсеш ноктасы” кабинетлары булдырылган. 3 мәктәптә 17 млн сумга азык-төлек блоклары ремонтланган.

Белем көне чәчәкләргә мул булды. Укучылар 3 ай буе җәйге ялдан соң мәктәпләрен сагынып килгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев