Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Азнакай шәһәренең 19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасында күңелле бәйрәм оештырылды.

Әлеге чара балаларны яклау көненә багышланды. ”Тамчыкай” балалар бакчасына кунак булып 2 нче “Теремкәй”, 6 нчы “Йолдызчык”, 10 нчы “Алтынчәч”, 15 нче “Алтын балык”, 16 нчы “ Әкият”, 1 нче “Кынгырау”, 20 нче “Әллүки”, 21 нче “Сандугач”, 18 нче “Улыбка” балалар бакчасыннан тәрбияләнүчеләр дә килгән иде.

Балалар саф һавада рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, бер-берсе белән тизлектә, җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар, бакча мәйданчыгында төсле акбурлар белән рәсемнәр ясадылар, шәп иттереп күңел ачтылар. Аларның шат елмаюлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәм ахырында балалар бергәләшеп, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр, ә тәрбиячеләр, чын күңелләреннән, җир шарындагы балаларны бәйрәм белән котлап, һәрвакыт сау-сәламәт булсыннар иде  дигән теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев