Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда балалар милли уеннар уйнап үсәләр

Азнакай шәһәренең 4 нче “Светлячок” балалар бакчасында “Уен-Фест” фестивале оештырылды.

Әлеге чарада 12 нче “Росинка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

“Фестивальне балалар кеченәдән халык уеннары белән танышсыннар, үзара аралашсыннар дип оештырдык. Хәрәкәтле уеннар сәламәтлекләрен дә ныгыта, активлыкларын арттыра, үз-үзләрендә ышаныч уята”, – ди татар теле тәрбиячесе Дилбәр Мөхәммәтшина.

Балалар бик теләп “Ачык авыз”, “Почмак алыш”, “Түбәтәй”, “Күз бәйләү”, “Буяу сатыш” кебек уеннарда уйнадылар. Элеккедән килгән, инде онытыла барган бу уеннар балаларны виртуаль компьютер, телефон дөньясыннан аерып, чынбарлыкта бер-берсе белән аралашырга да өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев