Азнакайда балалар бакчалары тәрбиячеләре ата-аналар белән эшләү алымнарын күрсәттеләр
1 нче «Кыңгырау» балалар бакчасында «Ата-аналарны белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенә тарту буенча шартлар тудыру» дигән темага зона семинары узды.
Азнакай шәһәренең 1 нче «Кыңгырау» балалар бакчасында «Ата-аналарны белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенә тарту буенча шартлар тудыру» дигән темага мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр педагоглары өчен зона семинары узды.
– Һәр ата-ананы балалар бакчасында баласы вакытын ничек уздыруы кызыксындыра, әмма һәркем дә бакча эшендә актив канашырга теләми. Педагогларның бурычы – белем һәм тәрбия бирү процессына ата-аналарны җәлеп итәрлек чаралар уйлап табу, балаларны бергәләп тәрбияләү. Бу семинар әлеге юнәлештә тәҗрибә уртаклашу булды, – ди мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев