Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укытучылары Бөтенроссия съездында катнаштылар

28-29 июнь көннәрендә​  Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды үтте.

Анда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, аның урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, милли мәгариф буенча методист Гөлия Зарипова, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Ихсанова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Съездда катнашучылар өчен татар телендә белем бирүче мәктәпләр һәм балалар бакчалары тәҗрибәләре белән танышу, мастер-класслар, педагогик остаханәләр, тренинглар , дискуссияләр оештырылды.

5 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кариева Розалия Индусовна "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе  белән бүләкләнде.

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә съездның пленар утырышы узды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һ. б. катнашты. 

– Съездда татар телен укытуда заманча алымнар куллану, татар балалар бакчаларындагы эшчәнлек, ана телен укытуда гаиләнең, милли мохитнең роле турында  кызыклы фикерләр тыңлап, үзебегә рухи азык алып кайттык, – ди Гөлия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев