Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларының каникуллары файдалы узды

Кышкы каникуллар чорында Татарстанда шәһәрдән читтәге 39 сәламәтләндерү учреждениесендә 4 меңгә якын, көндезге лагерьларда 2 меңгә якын бала ял итте.

“Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын сыйфатлы итеп оештыру –мөһим бурычларның берсе. Программаларга аеруча мөмкинлеге чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны кертергә тырышабыз. Каникулларда балалар үз мөмкинлекләрен, сәләтләрен үстерсен, яңа дуслар тапсын һәм вакытларын кызыклы итеп үткәрсен өчен аларга яхшы шартлар тудыруны максат итеп куябыз. Безнең өчен әти-әниләр белән үзара элемтә дә төп шарт булып тора, – ди ТР Яшьләр министрының беренче урынбасары Ринат Садыков.

Балалар спорт, иҗади, хәрби-патритотик, белем бирү юнәлешләрендәге лагерьларда ял иткәннәр. Һәр учреждениедә коронавирусны кисәтү буенча комплекслы чаралар уздырылган.

Азнакай укучыларының да кышкы каникуллары файдалы һәм мавыктыргыч үткән.

“Педагоглар һәм әти-әниләр белән берлектә балалар Кыш бабай резеденциясенә, кинотеатрга, сәяхәт кылдылар, бозда тимераякта, Чаңгы базасында чаңгы шудылар, Чыршы бәйрәмнәрендә катнаштылар. Шулай ук хокук бозуларга юл куймау максатларында кичке рейдлар уздырылды. Нәтиҗәдә, бер генә укучы да балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә теркәлмәде. Чыгарылыш сыйныфлары өчен “Акыллы каникуллар” проекты тормышка ашырылды, алар имтиханнарга әзерләнделәр”, – ди мәгариф идарәсе методисты Елена Бойчук.

Яшьләр идарәсе хәбәр иткәнчә, җирле санаторийда аз тәэмин ителгән гаиләләрдән – 15, профильле сменада 65 бала сәламәтлеген ныгыткан һәм ял иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев