Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларының фәннәр буенча олимпиадалары башланды

12 ноябрьдә фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы башланды.

Астрономия, хокук, экономика, математика, экология буенча олимпиадалар узды инде. Беренче тапкыр төрек теле буенча да үтте.

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, олимпиадалар мәктәпләрдә уза. Биремнәр аудиториядә ачыла, видеоязма алып барыла.

Бүген укучылар рус теленнән, иртәгә – сәнгатьтән сынау тотачак. Киләсе атнада тарих, информатика, кытай теле, җәмгыять белеме, әдәбият, география буенча олимпиадалар үткәрелә.

Миләүшә Зарифуллина, муниципаль олимпиадалар оештыру һәм үткәрү буенча куратор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев