Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларының 98 проценты өстәмә белем ала

Районда өстәмә белем бирү 98% тәшкил итә.

Узган уку елында 10 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 22 мәктәп базасында 5627 бала шөгыльләнгән.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен кирәкле түгәрәкләрне оештыру максатыннан, мәгариф учреждениеләреннән тыш, Азнакай районы предприятиеләре һәм оешмаларының ресурслары да җәлеп ителгән.

Агымдагы уку елында да барлык түгәрәкләр 15 сентябрьгә кадәр комплектацияләнеп, үз эшләрен дәвам итәчәкләр.

– Роспотребнадзор таләбе буенча өстәмә белем бирү учреждениеләрендә санитар-гигиена саклык чаралары күреләчәк. Укытучылар өчен якыннан аралашканда маскалар мәҗбүри. Бүлмәдә 50 проценттан артык кеше булырга тиеш түгел. Шулай ук урамда уздырылган массакүләм чараларда да катнашучылар саны чикләнгән – 100 кешедән артмаска тиеш, – диде мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Зөлфия Зарипова.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Азнакай мәгариф идарәсе ике тапкыр республика күләмендә өстәмә белем һәм тәрбия бирү буенча беренчелекне яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев