Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларына Интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен аңлаттылар

Район балалар китапханәсендә Интернеттан куркынычсыз файдалану турында мәгълүмати чара узды.

Китапханәчеләр укучыларга социаль челтәрләрдән дөрес куллану, нинди мәгълүмат үзеңә һәм якыннарыңа зыян китерми, интернет-мошенниклардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар шулай ук әлеге темага кагылышлы ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр.

Соңыннан “Фиксиклар” мультфильмын карап, Интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аларга “Виртуаль дөньяда ничек югалмаска?” дигән буклетлар да таратылды.

Гүзәл Шакирова, балалар белән эш буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев