Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларын йомгаклау әңгәмәсе көтә

9 нчы сыйныф укучылары дәүләт имтиханнары тапшыру өчен башта йомгаклау әңгәмәсе узарга тиеш.

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, ул 2022 елның 9 февралендә 9.00 сәгатьтә үтәчәк. 9 мартта һәм 16 майда өстәмә вакыт та билгеләнгән.

Рус теленнән әңгәмә узарга кимендә ике атна алдан укучылар үзләре белем ала торган мәктәптә гариза бирә. Экстрн бирүчеләр – үзләре теләгән дәүләт аккредитациясе булган төп белем бирү мәктәбенә.

Мөмкинлеге чикле кешеләр моны раслаучы белешмәләр тапшыралар.

Йомгаклау әңгәмәсе барышында мобиль телефоннан, белешмә материаллардан куллану тыела. Әңгәмә һәр кеше өчен – 15-16 минуттан, мөмкинлеге чикле кешеләр өчен 30 минуттан артмый.

Рус теленнән йомгаклау 4 биремнән тора: фәнни-публицистик текстны кычкырып уку, текстны өстәмә мәгълүмат кулланып сөйләү, тематик монолог, имтихан алучы белән диалог.

Зачет алу өчен кимендә 10 балл җыярга кирәк. Иң югары балл – 20. Тиешле балл җыя алмаучылар яки билгеле сәбәпләр белән килә алмаучылар әңгәмәне агымдагы елда өстәмә вакытларда һәм бары ике тапкыр уза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев