Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларын тәмле ашаталар

Балаларның сәламәт булып үсүендә аларның ничек туклануы зур роль уйный.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева шәһәр һәм авыл балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туклануның ничек оештырылуы, аның сыйфаты белән таныштылар.

“Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдыбызга шундый бурыч куйды. Балалар өчен ризыкның сыйфаты ул беренче урында тора. Азнакай җирлегендә мәгариф учреждениеләренә хакимият тарафыннан зур игътибар бирелә. Ата-аналар тарафыннан ризыкның сыйфатын тикшерү комиссияләре оешкан. Балалар да ризыкларны яратып ашауларын әйттеләр. Җиһазлар, табак-савытлар буенча сорауларны Фәрит Хәйрулловичка җиткерермен”, - диде Таһир Һадиев.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә район мәктәпләре ашханәсендә барлыгы 3123 башлангыч сыйныф укучысы бушлай туклана.

“Ризыкның сыйфатын әти-әниләр комитеты да күзәтүдә тота. Мәктәп администрациясе белән килешеп, һәр ата-ана балаларының нәрсә ашавын килеп тикшерә, үзләре дә авыз итеп карый ала. Мәктәпләр менюны үзләренең сайтларына да куйганнар”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Районыбыз мәктәпләрендә барлыгы 6829 укучы белем ала, аларның 99,6% ы кайнар аш белән тәэмин ителгән. 28 укучы өйдә торып укый, аларның 14 е – башлангыч сыйныфта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев