Азнакай укучылары йөзәргә өйрәнәләр
Азнакай районында шәһәр мәктәпләре укучылары өчен йөзү буенча өйрәнүләр уза.
Азнакайда - “Дельфин”, Актүбәдә – “Көмеш су” су-сәламәтләндерү үзәгендә һәм Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасындагы бассейннарда район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары өчен йөзү буенча өйрәнүләр уза.
Әлеге проект Татарстанда 2016 елдан тормышка ашырыла. Ул кече яшьтәге мәктәп балаларын йөзәргә өйрәтүгә, сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән.
Статистика мәгълүматларына караганда, илдә суга батып үлгән биш кешенең берсе – балалар, аеруча 5-9 яшьләрдәгеләр. Шуңа күрә балаларны йөзәргә өйрәтү аларның иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев