Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары олимпиадаларда белемнәрен тикшерәләр

10 ноябрьдән районда укучыларның Республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары муниципаль этабы старт алды.

Ул 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Олимпиадалар Азнакай шәһәренең алдан әзерләнгән мәктәпләрендә 24 фәннән, шулай ук туган телдә белем бирүче мәктәпләр укучылары өчен рус, татар телләре һәм әдәбиятларыннан, төрек теленнән, геологиядән, Татарстан һәм татар халкы тарихыннан узачак. Рус, инглиз телләре, математика буенча олимпиадаларда укучылар – дүртенче, тормыш иминлеге нигезләре буенча өченче сыйныфтан катнаша алалар. Бүгенге көндә олимпиадалар тарих, әдәбият һәм сәнгать, кытай теле, җәмгыять белеме фәннәреннән узды. Аларда мәктәп этабында җиңгән һәм призлы урын алган 191 укучы катнашты.

Нәфисә Шәфыйкова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев