Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары мәктәп белән хушлашты

Азнакайның һәр мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме зур оешканлык белән узды.

(Азнакай, 24 май, Резеда Шәрипова) Бүген районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Һәр мәктәптә тантаналы чаралар зур оешканлык белән узды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәребез гимназиясендә, 3 нче, 4, 5 нче урта мәктәпләрдә тантаналы чараларда катнашты.

– Еллар узгач та, белем һәм тәрбия биргән, тормышка өйрәткән укытучыларыгызны онытмагыз. Югары уй-хыяллар белән янып яшәгез. Илебезнең, республикабызның, районыбызның киләчәге сезнең кулларда, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатихасын бирде.

Быел 11 нче сыйныфны – 253, 9 нчы сыйныфны 643 укучы тәмамлый. Аларны зур сынау – дәүләт имтиханнары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев