Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары математиканы яратырга өйрәнәләр

Азнакай мәктәпләрендә икенче чирек математика атналыгы белән башланды.

Юкка гына математиканы фәннәр патшасы димиләр. Кайсы гына өлкәне алма, хәтта көнкүрештә дә аннан башка яшәп тә, эшләп тә булмый.

Укучыларда бу фәнгә кызыксыну уяту максатларында мәктәпләрдә һәр елны математика атналыгы үткәрелә. Быел ул «Логика дөньясында» дигән исем астында уза.

Урманай авылы мәктәбендә аны 6 нчы сыйныф укучылары "Ярат математиканы" дигән әдәби монтаж белән ачып җибәргәннәр. Җиңү бистәсе укучылары математик башваткыч оештырганнар. Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбендә 5 нче сыйныфта рәсем бәйгесе ясаганнар.

Әнә шулай төрле чаралар ярдәмендә укучылар саннар серләренә төшенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев