Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары кулланучылар хокукын яхшы белә

Кулланучылар хокукын яклау буенча республика олимпиадасында 4 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Ралина Фәссахова җиңү яулады.

Ул “Куланучылар грамотасы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен” номинациясендә бүләкләнде. Остазы – Зилә Елисеева. Алар икесе дә олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь испекциясе Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Әлеге олимпиада 8-11 нче сыйныф укучылары арасында республикада 2004 елдан бирле уздырыла. Әлмәт территориаль органы буенча алты район арасында азнакайлылар ел саен лидерлар сафына чыгалар. Биредә мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Галимҗанованың да өлеше зур. Ул ТР Дәүләт алкоголь испекциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев