Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр

Азнакай 7 нче урта мәктәбендә сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгесе узды.

Тантаналы марш белән атлау, хәрби комиссарга рапорт бирү, командаларны төгәл үтәү – отрядлар оешканлыкта, бердәмлектә һәм вокал буенча осталыкларын күрсәттеләр.

«Мондый конкурс уздыру мәктәбегездә күркәм традициягә әверелгән. Туган илгә мәхәббәт кече Ватаннан башлана. Туган җирегезне, Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булып үсегез”, - дип район башлыгы урынбасары Роза Галеева укучыларга изге теләкләрен җиткерде.

Жюрида отрядлар чыгышын район һәм шәһәр комиссары урынбасары Раушан Йосыпов, районның “Юнармия” штабы начальнигы Ринат Җиһаншин, ФОРПОСТ җитәкчесе Айрат Батыров, “Парус” патриотик клубы җитәкчесе Мирсәлим Гатауллин бәяләде.

Бәйгедә 10 нчы В классы беренче урынга лаек булды. Икенче урында – 9 нчы, өченче урында 10 нчы А классы.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев