Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары иҗаты

Фидаил Заһидуллин, 7 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфы

Безнең гаилә

Безнең гаилә – тату гаилә

Яшибез бергә-бергә.

Шатлыкта да, кайгыда да,

Булабыз без гел бергә.

Без гаиләдә биш кеше,

Өйдә шундый күңелле.

Эшне дә бергә эшлибез,

Бергә җиңел, билгеле.

Бер уйда без, серләрне дә,

Бергә саклый беләбез.

Гаиләбез тату булгач,

Елмаебыз, көләбез.

 

Әнием-кадерлем

Миңа киңәш бирүче,

Серләрне бүлешүче,

Боексам юатучы,

Күңелне җылытучы,

Авырганда дәвалаучы,

Иркәләүче, назлаучы.

Җил-давылдан саклаучы,

Һәр эшемне мактаучы,

Алга әйдәп баручы,

Өйгә нурлар сибүче.

Тәмле ашлар тешереп,

Хуш исләр таратучы.

Гомерең матур узсын,

Кайгы-хәсрәт күрмә син.

 

Туган якта

Туган якның җиле назлы,

Сулары да тәмлерәк.

Рәхәт атлап йөрүләре,

Һавасы да сафырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев