Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары финанс грамотасын үзләштерә [+фото]

Азнакай 1 нче урта мәктәбендә финанс грамотасы буенча дәрес узды.

Укучылар бу өлкәдә үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр, чөнки аларның күбесе олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр. Финанс белеме буенча шундый югары нәтиҗәләрдә мәктәпнең 2017 елдан бирле “Финанс грамотасы нигезләре” программасын тормышка ашыру буенча Россиянең терәк мәктәбе булып торуы да зур роль уйный.

Биредә тугызынчы сыйныфта гадәти фәннәр белән бергә атнага бер дәрес финанс грамотасына багышлана. Укучылар гаилә бюджетын алып бару, катлаулы финас хәлләрендә ничек эш итәргә кирәген, салым нигезләрен өйрәнәләр.

ТР буенча Милли банк белгечләре районыбыз педагоглары, балалар бакчалары мөдирләре белән түгәрәк өстәлләр форматында да аралашалар.

Укучылар белән финанас грамотасы курсларын тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупова алып бара. Ул әлеге программа буенча диломлы тьютор.

-Безнең дәресләр балаларга тормышларында һәрчак ярдәм итәчәк, - ди ул.

Моннан тыш педагоглар һәм укучылар Росссия Банкының онлайн дәресләрендә дә катнашалар. Көзге сессиядә Азнакай районында 21 уку йорты онлайн-дәрестә катнашкан. Азнакай 1 нче урта мәктәбе 16 дәрес караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев