Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары архив бүлеген котладылар

Укучылар танылган якташлары һәм кече Ватаннары тарихын кызыксынып өйрәнделәр.

Быел Россия һәм Татарстан Архив хезмәтләре 100 еллык юбилейларын каршылый. Район архив бүлегенең оешуына да 85 ел тула.

Әлеге уңайдан Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары архив бүлегенә сәяхәт кылдылар. Белгечләр аларны учреждениенең тарихы, архив фондында документларның сакланыш тәртибе, үз һөнәрләренең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, документлар эзләүдә ярдәм иттеләр. Мәсәлән, Алсу Мирсәетова Киров исемендәге колхоз рәисе, Уразайда агроном-зоотехник булып эшләгән бабасы Самат Мирсәетов документларын эзләде.

Укучылар танылган якташлары һәм кече Ватаннары тарихын кызыксынып өйрәнделәр. Алар архив бүлегенә котлау юлланган плакат та бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев