Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Азнакай тәрбиячеләре “Сөмбелә” бәйгесендә көч сынашты

Балалар бакчасында татар һәм рус телләрен өйрәтүче тәрбиячеләр арасында "Сөмбелә" бәйгесе үтте. Анда 13 педагог катнашты. Бәйге барышында тәрбиячеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар, үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аның беренче туры 9 нчы "Салават купере" бакчасында башланып китте. Монда тәрбиячеләр үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, балаларга ике дәүләт телен өйрәтүнең...

Балалар бакчасында татар һәм рус телләрен өйрәтүче тәрбиячеләр арасында "Сөмбелә" бәйгесе үтте. Анда 13 педагог катнашты. Бәйге барышында тәрбиячеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар, үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Аның беренче туры 9 нчы "Салават купере" бакчасында башланып китте. Монда тәрбиячеләр үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, балаларга ике дәүләт телен өйрәтүнең яңа технологик алымнарына таянып, мастер-класс күрсәттеләр.
Икенче туры 3 нче "Айсылу" балалар бакчасында оештырылды. Тәрбиячеләр үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, кул эшләре белән таныштырдылар, тәмле ризыклар пешерүнең серләрен ачтылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, җыр бүләк иттеләр.
Бәйгедә 18 балалар бакчасыннан Гөлназ Катеева - беренче, 6 нчы балалар бакчасыннан Айгөл Мотыйгуллина - икенче, 4 нче балалар бакчасыннан Дилбәр Мөхәммәтшина өченче урынга лаек булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре методисты Эльвира Сәитова педагогларга эшләрендә уңышлар теләп, чарага югары бәя бирде һәм киләчәктә дә шушындый бәйгеләрне оештырырга кирәклегенә басым ясады.
Гөлфия Гайсина, 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай тәрбиячеләре “Сөмбелә” бәйгесендә көч сынашты