Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай шәһәренең "Айсылу" балалар бакчасында шигырь укучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Әлеге чара Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Бүген шәһәребезнең 3 нче «Айсылу» балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чара узды. Бәйрәм барышында "И туган тел, и матур тел - 2021" шигырь укучылар бәйгесенең IV финал этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Әлеге проект 2016 елда "Айсылу" балалар бакчасында оештырылды. 5 ел эчендә ул муниципаль масштабка кадәр үсте. 2021 елда катнашучылар диапазоны киңәйде. Алдагы елларда конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар гына катнашкан булса, быел инде балаларның әти-әниләре дә үз көчләрен сынадылар. Агымдагы елда проектта Азнакай шәһәре, Актүбә бистәсе һәм кайбер авыллардан килгән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

"Бүген без зур проектыбызның соңгы чарасын уздырабыз. Биш ел эчендә ул муниципаль дәрәҗәгә кадәр үсте. Без проектыбыз белән горурланабыз, киләчәктә ул республика дәрәҗәсенә үссен иде", - дип билгеләп үтте рус теле укытучысы Альбина Лотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев