Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе белән «Святлячок» балалар бакчасы арасында дуслык күпере салынды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбендә күп кенә чаралар уза.

Шәһәребезнең 4 нче «Святлячок» балалар бакчасында мәктәбебез укучылары белән берлектә «Дуслык күпере» дип исемләнгән чара оештырдык. Бакчаның татар теле тәрбиячесе Дилбәр Мөхәммәтшина нәниләргә шигырьләр, җырлар, мили уеннар өйрәткән. Мәктәпнең Гөлназ Хәйдәрова җитәкчелегендә 2 нче сыйныф укучылары шулай ук үз сәләтләрен күрсәттеләр, уеннарда катнаштылар. Инглиз теле укытучысы Алия Мәкәримова бу кызыклы мизгелләрне фото һәм видеога төшерде.

Без балаларны кече яшьтән милли традицияләр белән таныштырырга теләдек. Үзара дус, тату булганда гына без бердәмлегебезне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятны саклый алачакбыз.

Айгөл Солтангирова, мәктәп китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев