Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай шәһәренең 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы республика бәйгесендә катнаша

Конкурста җиңүчеләр 17 нобярьдә билгеле булачак.

Азнакай шәһәренең 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы “Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы” республика бәйгесендә катнаша.

Бәйге ике турда уза. Аның онлайн турын коллектив уңышлы үтте. 27 октябрьдә эксперт комиссиясе “Алтынчәч”тә булып, биредә эшнең системалы алып барылышын, балаларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшерде.

“Конкурсның инициаторы – Бөтендөнья татар конгрессы. Аның максаты – туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүче учреждениеләрнең эшчәнлеген популярлаштыру. Безнең районда 29 балалар бакчасында белем һәм тәрбия татар телендә алып барыла. Аларның 4 се – шәһәрдә, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе  Зөлфия Гыйләҗева.

Татар телен белмәүче 49 педагог, «Ана теле» проектында онлайн белем алып, сөйләм телен үзләштергән. Районда татар телен өйрәтү буенча тәрбиячеләр берләшмәсе төзелгән.

Конкурста җиңүчеләр 17 нобярьдә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев