Азнакай шәһәре гимназиясенә ветераннар җыелды
Бу көнне гимназия шаулап-гөрләп торды. Кунаклар да бик кадерле, көтеп алынган – тыл фидакарьләре иде шул. Укучылар аларны уку йорты белән таныштырды, бик матур концерт та әзерләгән иделәр.
6 нчы һәм 12 нче ТОС җитәкчеләре Рәсимә Рәхмәтуллина һәм Әминә Хәкимова да катнашындагы очрашу барышында тыл ветераннары балаларга үз башларыннан үткән сугыш чоры истәлекләре хакында сөйләделәр. Үзләренең 6-10 чакрым арадагы авылларга йөреп укуларын ассызыклап, бүгенге тормышның кадерен белергә чакырдылар.
Аннары очрашу гамьле әңгәмә белән чәй өстәле артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев