Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай сабыйларында әниләргә хөрмәтне бакчада ук тәрбиялиләр

(Азнакай, 4 декабрь) Әни диеп язып куйдым, яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый - әни сүзен таптарга! Бу сүзләрне һәр бала кечкенә вакытта яттан сөйлидер, мөгаен. Әни, әнием, әнкәй - дөньядагы һәр башлангычка җан өргән, тормыш бүләк иткән иң бөек зат ул! Азнакай шәһәренең 4 нче "Светлячок" балалар бакчасында...

(Азнакай, 4 декабрь) Әни диеп язып куйдым, яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый - әни сүзен таптарга!

Бу сүзләрне һәр бала кечкенә вакытта яттан сөйлидер, мөгаен. Әни, әнием, әнкәй - дөньядагы һәр башлангычка җан өргән, тормыш бүләк иткән иң бөек зат ул!

Азнакай шәһәренең 4 нче "Светлячок" балалар бакчасында әниләргә багышланган кичәләрне эчкерсез һәм матур итеп уздыру матур бер гадәткә кереп китте. Туган телдә ата-аналар, әби-бабайлар өчен әзерләнгән чараны быел да зурдан кубып уздырып җибәрдек. Без әниләрнең бөеклеген әле кечкенә вакытта ук сабый күңеленә иңдереп калырга тырышабыз.


Җырлар, уеннар, шигырьләр, биюләр - ул көнне бар да нәниләр тарафыннан хәзерләнгән иде. Инде мең тапкыр ишетелгән булса да, һәр яңгыраган шигъри юл, җыр ул көнне яңа төсмер алды. Чөнки газиз балаң авызыннан ишеткән сүз җанга рәхәтлек бирә.


Әйтергә кирәк, мондый чаралар һәр бакчада һәм мәктәптә узды диярлек. Шәт, соңгысы булмастыр. Яраткан балалар бакчабызда ата-аналар белән янә очрашканга кадәр!

Гөлназ Басырова,
4 нче "Светлячок" балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сабыйларында әниләргә хөрмәтне бакчада ук тәрбиялиләр