Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районының өч авыл мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли (ФОТО)

“Мәгариф” милли проектның “Заманча мәктәп” федераль программасы буенча быелгы уку елында Тымытык, Җиңү бистәсе, Чалпы мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды.

“Технология”, “Информатика” һәм тормыш иминлеге фәннәрен укучылар хәзер заманча җиһазлар ярдәмендә үзләштерәләр. Шулай ук IT-технологияләр, медиаиҗат, шахматлар, 3D-проектлау һәм класстан тыш эшчәнлек буенча өстәмә программалар да гамәлгә ашырыла.

3D-принтеры ярдәмендә технология дәресләрендә модельләштерү, прототиплаштыру, компьютер сызымы, санлы киңлек технологиясе кебек яңа компетенцияләр барлыкка килгән. Тормыш иминлеге дәресләрендә дә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен балалар хәзер заманча тренажер-манекеннарда өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев