Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районында “Аҗаган” хәрби-патриотик уены узды [+фото]

Актүбә 3 санлы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик “Аҗаган ” уенын үткәрү матур традицияга әверелде. Уенның бүген дә элеккегедәй популяр, көтеп алынган булуы һәм актив узуы үзе бер зур куаныч.

22 нче февраль көнне дә мәктәбебез укучылары “Аҗаган-2019” уенында “Яшелләр” һәм “Кызыллар” командаларына бүленеп, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, спорт уеннарында көч сынашты.

Уен тәмамлангач укучылар учакта пешкән солдат боткасыннан авыз иттеләр.

Мондый ярышлар балаларны хәрби хезмәт нигезләре белән таныштыра, ватанга тугрылык, хәрби хезмәттәшлек-дуслык һәм җаваплылык тойгысы тәрбияләргә, сәламәт тормыш рәвешенә күнегергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев