Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районы Әлкәй мәктәбендә мәгърифәтче Вәли Хаҗиевны искә алдылар

Мәгърифәтче, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына нигез ташын салучы беренче фәнни хезмәткәр, дәреслекләр һәм укыту программалары авторы Вәли ага Хаҗиевның тууына 110 ел тулу уңаеннан Әлкәй мәктәбе китапханәсендә башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби чара үтте....

Мәгърифәтче, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына нигез ташын салучы беренче фәнни хезмәткәр, дәреслекләр һәм укыту программалары авторы Вәли ага Хаҗиевның тууына 110 ел тулу уңаеннан Әлкәй мәктәбе китапханәсендә башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби чара үтте. Китапханәче Ләйлә Заһитова данлыклы якташларының тормыш юлы, аның китапханәгә бүләк иткән китаплары турында сөйләде. Мәктәп үзе дә Вәли Хаҗиев исемен йөртә. Татар телен иң яхшы белүчеләргә ике дистә елга якын аның степендиясе дә бирелеп килде.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Әлкәй мәктәбендә мәгърифәтче Вәли Хаҗиевны искә алдылар