Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районы мәгариф хезмәткәрләре Сәламәтлек көнендә көч-егәр тупладылар

Бөтендөнья сәламәтлек көненедә 2000 нән артык мәгариф хезмәткәре эш көнен иртәнге зарядкадан башлады.

Физик күнегүләргә укытучылар да, укучылар да актив кушылдыдлар һәм көн буенча җитәрлек күтәренке кәеф һәм көч-егәр алдылар.

Профсоюз оешмалары советы да мәгариф идарәсе хезмәткәрләре өчен гимнастикадан, шифалы үләннәр белән чәй эчүдән торган файдалы чара оештырды.

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә тантаналы төстә релаксация һәм психология кабинетлары ачылды. Биредә фитобар, ял итү өчен йомшак кәнәфиләр, аквариум бар, классик көйләр уйнап тора. Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Лилия Вәлиәхмәтова 2021 елның спорт, сәламәтлек һәм озын гомер билгесе астында узуын билгеләп үтте. Мәктәп җитәкчелегенә коллектив сәламәтлеген кайгырткан өчен рәхмәтен белдерде.

Бу көнне шулай ук Татарстан мәйданында флешмоб узды. Анда 4-5 нче сыйныфлардан 150 укучы, сыйныф җитәкчеләре катнашты.

Регина ХӨСНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев