Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районы Әлкәй авылы егете Татарстанның һәм Россиянең иң яхшы студенты булды

​​​​​​​Әлкәй авылында туып үскән Раил Зиннуров Казан дәүләт медицина университетеның 2018 елгы чыгарылышы иң яхшы студенты, илкүләм «Мин Россия гражданины» социаль проектында, «УМНИК» программасында грант отучы, уку дәверендә икешәр тапкыр Владимир Путин, Казан шәһәре мэры, Татарстан Фәннәр академиясе степендиаты булган егет.

Студент чагында ук фәнни эшләр белән шөгыльләнә. Бик күп дәрәҗәле конкурсларда, форумнарда, фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңүләр яулый.

Раил хәзер Казан дәүләт медицина университетында ординатурада үзенең белемен онкология өлкәсендә арттыра. Әле менә шушы көннәрдә әти-әнисе, райондашлары өчен тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште – егетебез «Ел студенты-2019» бәйгесендә «Интеллект» номинациясендә Татарстан күләмендә - беренче, Россия күләмендә икенче урынга лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев