Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай район башлыгының Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Тормыш болай да аларның башыннан сыйпамаган, тумас борын әти-әниләреннән мәхрүм иткән. Әмма әби-бабаларының, туганнарының, башка мәрхәмәтле кешеләрнең канаты астына сыенып, гаилә җылысын тапканнар. Ятим һәм опекадага балалар өчен үткәрелә торган район башлыгының Чыршы бәйрәме дә аларга карата бер игътибар булып тора. Яшьләр үзәгендә балалар Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары...

Тормыш болай да аларның башыннан сыйпамаган, тумас борын әти-әниләреннән мәхрүм иткән. Әмма әби-бабаларының, туганнарының, башка мәрхәмәтле кешеләрнең канаты астына сыенып, гаилә җылысын тапканнар. Ятим һәм опекадага балалар өчен үткәрелә торган район башлыгының Чыршы бәйрәме дә аларга карата бер игътибар булып тора. Яшьләр үзәгендә балалар Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнап, җырлап, чыршы тирәли әйләнеп, күңел ачтылар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә тирән рәхмәтен белдерде һәм Яңа елда бары тик шатлык-куанычлар, бәхет юлдаш булуын теләде.

Районда ятим 174 бала бар, аларның барысы да гаиләләрдә яши. Опека һәм попечительлек бүлегендә 18 гаилә тәрбиягә бала алырга чиратта тора.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай район башлыгының Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев