Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай педагоглары спортта көч сынаштылар

Мәлбагыш урта мәктәбе базасында районыбыз мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре спартакиадасы узды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин спорт ярышларында катнашучыларны сәламәләп, уңышлар теләде.

“Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә генә түгел, Азнакай педагоглары мәдәниятта, спортта да югары күрсәткечләргә ирешәләр. Алга таба тагын да биегрәк үрләр яуларга язсын, – диде ул чараны ачып.

Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин да изге теләкләрен юллады.

Педагог-җитәкчеләр волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, шашка-шахмат, мылтыктан ату, дартс, аркан, таяк тартышу, озынлыкка сикерү, кул көрәше, итек атышу кебек ярышларда көч сынаштылар.

Спортның һәр төре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга бүләкләр тапшырылды.

“Гомумроссия профсоюз оешмасы тарафыннан 2021 ел Спорт, сәламәтлек һәм озын гомер елы дип игълан ителде. Спартакиада шул кысаларда уздырылды. Моңа кадәр дә мәгариф идарәсендә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә иде. Былтыр пандемия сәбәпле мондый чаралар үткәрә алмадык. Бик сагындырган, үзара аралашып, ял итеп кайттык. Мәлбагыш мәктәбе коллективына җылы кабул итүләре өчен рәхмәтлебез”, – ди мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Лилия Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев