Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай педагоглары “Исән калу мәктәбе” уздылар

Укытучылар  азимут билгеләү, топографик билгеләрне, дару үләннәрен тану, беренче ярдәм күрсәтү, винтовкадан ату, учак ягу, “сазлыкны” үтү  ярышлары буенча көч сынаштылар.

«Парус» спорт-туристик базасында районыбызның география, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары, 5 нче сыйныф җитәкчеләре “Исән калу мәктәбе” дип исемләнгән семинарда катнаштылар.

Әлеге чара икенче ел рәттән  үткәрелә. Ул мәгариф учреждениеләре педагогларында шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт булдыруны, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту буенча гамәли күнекмәләр алуны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны һәм патриотик тәрбия бирүне күздә тота. Укытучылар  азимут билгеләү, топографик билгеләрне, дару үләннәрен тану, беренче ярдәм күрсәтү, винтовкадан ату, учак ягу, “сазлыкны” үтү  ярышлары буенча көч сынаштылар.

1 урынны – 9 нчы мәктәп командасы, 2 урынны –5 мәктәп командасы, 3 урынны – Актүбә бистәсенең 1 мәктәбе командалары яулады.

Гөлназ Шәмсиева, мәгриф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев