Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай – патриотлар төбәге

​​​​​​​Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Авыр булса да, бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.

Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 12 февраль көнне 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасында үзенең изге бурычын әфган җирендә үтәп кайткан Исхаков Марат Насибулла улы белән очрашу үткәрелде. Балалар кечкенә булсалар да, Марат абыйларының сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләренең сорауларын бирделәр. Нәниләр “Әфганстан – йөрәк ярасы” китабы белән танышып, солдатларның батырлыклары, үз илләрен яратучы чын патриот булулары турында фикер алыштылар. “Бүгенге яшьләр дә, киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Илләр тыныч булып, ату – шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын. Җир йөзендә беркайчан да сугыш кабатланмасын”, - дигән теләкләрен җиткерде очрашу кунагы Марат Исхаков.

10нчы”Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре З.Исхакова, Э.Нигъмәтуллина, Л.Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев