Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай һөнәр көллиятен 154 укучы тәмамлады

Алар берсе дә эшсез калмаячак, чөнки эшче көчләргә хезмәт базарында ихтияҗ һәрчак зур.

Азнакай | 2 июль | Ильяс Баһауов | Балалар иҗат үзәгендә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалын тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды.

Филиал директоры Роберт Хөснетдинов белдергәнчә, бу елны 8 белгечлек буенча 154 студент кулына диплом ала. Алар берсе дә эшсез калмаячак, чөнки эшче көчләргә хезмәт базарында ихтияҗ һәрчак зур. Әлеге фикерне чыгарылыш кичәсенә килгән район оешмалары җитәкчеләре дә раслады.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгырылыш укучыларына уңышлар теләп, шатлыклы хәбәр дә җиткерде: киләсе уку елыннан көллият филиал булудан туктап, мөстәкыйль техникумга әвереләчәк.

Чыгарылыш кичәсе тәбрикләүләр, концерт номерлары белән бик матур узды. Бәйрәм истә калырлык вальс белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев