Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәпләрендәге иң яхшы шахмат зоналарын билгеләделәр

Районыбызның 23 мәктәбендә ачылган шахмат зоналары арасындагы бәйгегә йомгак ясалды. 

«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында февраль-март айларында Азнакай шәһәре һәм районы мәктәпләренең барысында да шахмат зоналары ачылды. Һәм менә Балалар иҗаты үзәгендә иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә йомгак ясалды.
Әлеге чарада район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Марсель Шәйдуллин, район башлыгы урынбасары, район шахмат федерациясе җитәкчесе  Роза Галеева катнашты.
«Бердәм Россия» партиясе республика күләмендә шахмат зоналары ачу буенча инициатива белән чыккан иде. Районыбыз мәгариф учреждениеләре әлеге проектны күтәреп алып, һәр мәктәптә матур шахмат зоналары булдырдылар. Һәрберегез үзенчәлекле якын килгәнсез, зур көч һәм тырышлык куйгансыз, рәхмәт сезгә! Бу зоналар буш тормасын, укучылар биредә осталыкларын шомартсыннар, ярышлар узсын, Азнакайдан шахмат буенча чемпионнар үсеп чыксын”, – диде Марсель Шәйдуллин.
“Иң яхшы шахмат зонасы” исеменә Азнакайның 1, 7, 9 нчы, Актүбәнең 2 нче мәктәпләре лаек булды.
Калган мәктәпләргә дә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Апрельдә район башлыгы призына шахмат турниры  узачак.

 

фото: aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев