Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәпләрендә укучыларның 99 проценты кайнар аш ашый

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп укучыларының туклануы мәсьәләләренә багышланган җыелыш узды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Газизова, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары һәм ашханәләре мөдирләре, ата-аналар комитетлары вәкилләре катнашты.

Мәктәп менюсы буенча укучылар арсында сораштыру уздырылган. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, нигездә балалар ашатудан кәнәгать. Әмма әле әти-әниләргә туклану культурасы өстендә эшләргә кирәк, чөнки кайбер балалар боткалар, яшелчә-җимешләр урынына сәламәтлек өчен бик үк файдалы булмаган камыр ризыкларына өстенлек бирәләр.

Бу уку елында башлангыч сыйныфта укучы 3151 бала көнгә бер тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителгән. Район мәктәпләрендә укучыларның 99 проценты ашханәдә кайнар аш ашый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев