Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәпләрендә шахмат зоналары ачыла

Бүген Азнакай 9 нчы урта мәтәбендә шахмат зонасы ачу тантанасы узды.

Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, шәһәр мәктәпләре директорлары катнашты.

«Бердәм Россия» программасы нигезендә һәр мәктәптә шахмат зоналары булдыруны максат итеп куйдык. Беренчеләрдән булып бу эшне 9 нчы мәктәптә башкардылар», - диде Марсель Шәйдуллин коллектив тырышлыгына уңай бәя биреп.

Таһир Һадиев үз чыгышында шахмат уены кешенең зирәклеген арттырырга, фикерләү сәләтен үстерергә зур этәргеч бирә, дип билгеләп үтте.

Әлеге зонада идәннән алып түшәмгә, хәтта өстәл-шкафларга кадәр шахмат стилендә бизәлгән. Диварда танылган шахматчылар галереясы урнаштырылган. Әлеге уен серләренә махсус стендтагы китаплар һәм эчке телевидение каналы аша да өйрәнергә мөмкин.

-Мондый дизайн идеясын директорыбыз Гаяз Мөҗәһитович бирде. Бөтен мәктәп коллективы белән тиз көннәр эчендә шахмат залын ясап куйдык. Чыгыш өчен балаларга костюмнарны да әти-әниләр һәм укытучылар көче белән тектек, - ди директор урынбасары Рузилә Низамова.

Мәктәптә шахмат түгәрәге эшли. Хәзер менә укучыларга тәнәфестә дә уйнау мөмкинлеге туган.

-Алга таба 9 һәм 10 нчы иҗтимагый территориаль үзидарәләр белән берлектә Яңа Юл һәм Мәнәвездә яшәүче шахмат сөючеләр белән дә ярышлар уздырырга уйлыйбыз, - ди мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев