Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәпләрендә “Сан дәресләре” уза

Бүген безнең тормышыбыз тулысы белән диярлек сан технологияләренә, Интернетка бәйле.

Әлеге шартларда саклану хисен ничек югалтмаска? Мошенниклар кармагына эләгүдән ничек сакланырга? Бүген 5 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары “Сан дәресе”ндә әлеге һәм башка сорауларга җаваплар эзләделәр.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Оксана Газизова, ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбсары Алия Рәүпова да катнашты.

Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән дәресне  математика укытучысы Динарис Вәлиев кызыклы һәм фәһемле итеп алып барды.

– Социаль челтәрләрдә таныш булмаган, шикле кешеләр белән аралашмаска, шәхси мәгълүматлар калдырудан аеруча сакланырга кирәк. Яшәү урынын күрсәтмәгез. Парольләрнең дә гадиләрен кулланмагыз, – ди белгеч.

Дәрес барышында кунаклар һәм укучылар Интернетта куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча төрле мәсьәләләргә чишелешләр дә эзләделәр.

– Бүгенге дәрестә укучылар гына түгел, без – өлкәннәр дә үзебез өчен кызыклы мәгълүматлар алдык. Баксаң, интернеттагы хәвефсезлекнең әле без белмәгән юнәлешләре дә бихисап икән, – диде Оксана Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев