Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре башлана

15 сентябрьдә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр" башлана.

Проектта 6-11 сыйныф укучылары катнаша. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең танылган экспертлары катнашында узачак. Уку барышында укучылар саклык, кредит һәм иминиятләштерү, инвестицияләр өчен финанс инструментлары, салымнар һәм пенсия тупланмалары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәкләр. Моннан тыш, профориентациягә аерым игътибар биреләчәк. Дәресләр  өч дәрәҗәдәге авырлыкта үтәчәк. Мәктәпләр оптималь графикны сайлап алыр өчен, һәр тема буенча дәресләр төрле вакытка планлаштырылган, ә онлайн-дәрескә сыйныф составында яки мәктәп һәм колледж укучылары төркеме составында гына түгел, өйдән, индивидуалҗ рәвештә дә укып була. Дәресләр расписаниесе һәм тоташтыру өчен инструкцияләр сайтта урнаштырылган. Дәресләрдә яки өстәмә дәресләрдә финанс грамоталылыгы буенча махсус эшләнгән уеннар кулланып, үз белемнәрен тикшерергә һәм аларны беркетергә мөмкин. Моннан тыш, 2021 елның 22 сентябреннән өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр, ә 27 сентябрьдән – өлкәннәр һәм студентлар өчен инвестицион грамоталылык буенча вебинарлар башлана. Эфирга чыгу 2021 елның 17 декабренә кадәр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев