Азнакай мәктәпләре спортка йөз тота
Быелгы уку елында Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе базасында зур теннис буенча спорт сыйныфы ачыла, шунда ук кече сыйныфлар өчен, шул исәптән башка мәктәпләр өчен дә, зур теннис буенча база мәйданчыгы булачак.
"Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгышында теннисны үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2 педагог Әлмәт шәһәренең "Tennis City" спорт үзәгендә белем ала.
Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбендә дә спорт сыйныфы ачу көтелә. Укучылар "Яшь армиячеләр" хәрби-спорт юнәлешендә тәрбия алачак.
Шулай ук 7 нче мәктәп – җиңел атлетика, 4 нче лицей – чаңгы юнәлешләре буенча эшләячәк.
Башка мәктәпләрдә дә спортның уен төрләре (футбол, волейбол, баскетбол) буенча спорт сыйныфларын ачу планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев